Тема. Россия урманнары




Скачать 95.11 Kb.
НазваниеТема. Россия урманнары
Дата конвертации26.02.2013
Размер95.11 Kb.
ТипДокументы
Әйләнә- тирә дөнья ( 4 класс)

Учитель: Шайхиева М.А.

Тема. Россия урманнары

МАКСАТЛАР:

1 Урманнар зонасы турында күзаллау булдыру; урманнар зонасының географик урыны, хайваннары һәм усемлекләр дөньясы ,урман зонасының өлешләре белән (тайга, катнаш, киң яфраклы) таныштыру;

2. Укучының танып белү активлыгын үстерү;

3.Табигатькә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,слайдлар,тестлар, ярдәмче карточкалар,ачыклагыч-карта “От земли до неба”.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

II.Кабатлау

Укучылар , без сезнең белән табигый зоналар буенча экспедицияне дәвам итәбез. Ә алга барыр өчен, сезнең белән узган дәресләрдә нинди зона буенча сәяхәт иткәнебезне искә төшерергә кирәк.

Нинди табигый зонада булдык соң без?(Тундра)

Моны искә төшереп, тест үткәреп алабыз. Дөрес булса +, дөрес булмаса – тамгасы куябыз.

1) Арктик чүллекләр зонасыннан көньяктарак, төньяк диңгезләрнең ярлары буйлап тундра зонасы сузылган.

2) Кышын тундрада бары тик поляр төн, ә җәен бры тик поляр көн. (-)

3) Арктик чүллекләр зонасындагы кебек, тундраның җирле халкы юк. (-)

4) Тундраның табигать шартлары кырыс: озын салкын кыш һәм кыска салкын җәй. (+)

5) Тундраның сирәк очрый торган кошлары: кече аккош, кызыл түшле казарка һәм лачын.(+)

6) Тундраның үсемлекләре биек булып, кояшка таба үрмәләп үсә. (-)

7)Тундрада нефть һәм табигый газ чыга

( битләрне алмаштыру, слайд(1) буенча тикшерү, билгеләр кую.)

Без инде алга таба бара алабыз. Игътибар белән тактага карагыз әле. (тактада ак аю, тюлень, морж, ак төлке, көрән аю, төлке, куян ,болан,озынборын ,ак ябалак,гагарка рәсеме).

- Безгә бу хайваннарны яшәү урыннары буенча урнаштырырга кирәк.(хайваннарны арктик һәм тундра зонасына урнаштыру . )

Ни өчен бу хайваннар артып калды?

Арктик чүллекләр зонасында көрән аю белән нәрсә булырга мөмкин?

( балаларның җаваплары).

Яхшы, сез мине көрән аюның кырыс арктик чүллекләр зонасында яши алмавына ышандырдыгыз.

Ничек уйлыйсыз, бу хайваннар кайда яши алыр иде?

Шулай итеп, безнең экспедициянең максаты- урманнар зонасы.

( музыка).

Әйдәгез кайсы якка барасыбызны картадан карыйк. ( 3 слайд) карта.

III. Яңа тема өстендә эш .

Табигый зоналар картасыннан урманнар зонасын табыгыз. Карта буенча урман зонасы турында нәрсә сөйләргә була? Сезнең парталарда ярдәмче карточкалар, дәреслек, карта, белешмә материаллар ята. Алар сезгә дәрестә ярдәм итәрләр.

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?(укучыларның җаваплары)

Укучылар :

Урман зонасы тундра зонасыннан көньяккарак урнашкан, ул яшел төс белән күрсәтелгән. Урманнар зонасы уртача пояста урнашкан, шулай булгач анда 4 ел фасылы бар: җәй, яз,көз,кыш.Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул иң зуры. Ул Россия территориясенең яртыдан күп өлешен алып тора.(слайд 4)

Хәзер безнең экспедиия кая юл тотканын без күз алдыбызга китердек. Шулай итеп ,без урманнар зонасында.(“Кошлар тавышы”, слайдта(4) урман рәсеме,1 укучы шигырь сөйли)

Урман-колак, кыр күз диләр,

Тагын күңел диләр урманны...

Ни булса да шундый якын

Туган ягым урман- кырлары.

Урманым минем сакчым да,

Урманым миңа бишек,

Урманым сулар һавам да,

Күңел дөньяма ишек.

Әйдәгез әле искә төшерик, урманнар зонасын нинди 3 өлешкә бүлеп була?(тайга,катнаш урманнар,киң яфраклы урманнар)(слайд5)

Без нинди табигый зонада яшибез?(урманнар зонасында)

Безгә бу зонаны тикшерергә һәм нинди үсемлекләр үскәнен, нинди хайваннар яшәгәнен белергә кирәк.Моның өчен без группаларга бүленәбез.Биологларның 1группасы тайга үсемлекләрен , биологларның 2 группасы катнаш һәм киң яфраклы урман үсемлекләрен , ә зоологлар урман зонасында нинди хайваннар яшәгәнен тикшерер.(дәреслек , өстәмә материаллар, ярдәмче карточкалар буенча эш итү, 5-6 мин вакыт бирелә). Слайдларда күрсәтеп сөйләү.

Дәфтәрләрне ачабыз урман зонасы өлешләренә 2 шәр үсемлек язабыз

Ә хәзер әйдәгез “Үсемлекне бел” дигән уен уйнап алабыз. Мин сезгә үсемлекнең исемен атыйм, ә сез рәсемен күрсәтегез.(партада агачларның иллюстрациясе ята)

Укучылар, безнең туган ягыбыз урман зонасының кайсы өлешендә урнашкан?

Безнең ягыбызның табигате бик бай, матур,чөнки бездә урманнар бик күп. Менә шуның турында безгә Шафигуллин Инсаф чыгыш ясар.(чыгыш)

Урман турында бик күп сөйләп ,аңа матурлыгына сокланып була.Без генә түгел, композиторлар да,шагыйрьләр дә урманнарга карап сокланалар,аның турында җырлар, шигырьләр иҗат итәләр.Менә бер легенда тыңлап үтегез әле.

Бервакыт бер рәссам урман ясарга булган. Нәрсә соң ул урман?- дип фикер йөрткән рәссам.”Урман- ул иң элек агачлар”. Ул пумаласын,буяуларын алган да, агачлар ясый башлаган.Аның агачлары шулкадәр матур килеп чыккан ,менә хәзер җил исеп куйса, яфраклар селкенер кебек булган.Әле ул тагын сусыл яшел үлән, хуш исле чәчәкләр, гөмбәләр ясаган.(слайд 28)

Шуннан соң рәссам үзенең картинасына карап сокланган да китеп барган,ә кире әйләнеп кайткач шаккатырлык хәл булган.Урман үлгән!(слайд 29)

Укучылар, ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай булды икән?(җаваплар)

Шулай итеп табигатьтә бар нәрсә бер-берсенә бәйләнгән. Урман яшәр өчен хайваннар да,кошлар да,бөҗәкләр дә кирәк икән.Хайваннардан башка рманнар,урманнардан башка хайваннар яши алмый икән.Алар бербөтен булып ,бер-берсен тулыландырып торалар.Дәфтәрләргә урманга хас 1-2 туклану чылбыры төзеп языгыз.(тикшерү)

Укучылар,табигатькә сокланырга гына түгел, аны сакларга да кирәк.Безнең хөкүмәтебез урманнарны саклар өчен тыюлыклар оештыра .Безнең Яшел Үзән районында да Идел –Кама тыюлыгы бар. Менә шуның турында Галиуллин Ришат проект эше әзерләделәр. Аңа сүз бирәбез.(презентация белән)

Галимнәр исәпләгәннәр,Җирдә минут саен 20га урман кисәләр икән.Урман бөтенләй бетмәсме? Безнең өчен уйланырга сәбәп бар. Икенче дәрестә шуның турында сөйләшербез.

IV.Өй эше

98-104 бит укырга

V.Йомгаклау

Укучылар, дәрестә үзегегә нинди яңалыклар алдыгыз?

Дәреслекнең 105 битен уку.

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?

Ярдәмче карточка

  1. Тайга дип нәрсә атала?

  2. Тайганың табигый шартлары.

  3. Тайгада үсүче үсемлекләрне нәрсә берләштерә?

  4. Тайгада үсүче үсемлекләргә (нарат,чыршы,кедр нараты, карагай,ак чыршы) кыскача характеристика бир.

Ярдәмче карточка

1.Катнаш һәм киң яфраклы урманнарның урнашкан урыны.

2.Бу урманнарның табигый шартлары.

3.Бу урманнарда үсүче үсемлекләрне нәрсә берләштерә?

4. Катнаш урманда үсүче үсемлекләргә (каен,усак,зирек)кыскача характеристика бир.

5. Киң яфраклы урманда үсүче үсемлекләргә (имән,юкә,өрәңге) кыскача характеристика бир.

Ярдәмче карточка

1.Урман зонасының кошлары

2.Урман зонасының хайваннары

3.Урман зонасында яшәүче хайваннарга (эрбет чыпчыгы, очкалак тиен, поши, көрән аю,куян) кыскача характеристика бир.

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?

Ярдәмче карточка

  1. Тайга дип нәрсә атала?

  2. Тайганың табигый шартлары.

  3. Тайгада үсүче үсемлекләрне нәрсә берләштерә?

  4. Тайгада үсүче үсемлекләргә (нарат,чыршы,кедр нараты, карагай,ак чыршы) кыскача характеристика бир.

Ярдәмче карточка

1.Катнаш һәм киң яфраклы урманнарның урнашкан урыны.

2.Бу урманнарның табигый шартлары.

3.Бу урманнарда үсүче үсемлекләрне нәрсә берләштерә?

4. Катнаш урманда үсүче үсемлекләргә (каен,усак,зирек)кыскача характеристика бир.

5. Киң яфраклы урманда үсүче үсемлекләргә (имән,юкә,өрәңге) кыскача характеристика бир.

Ярдәмче карточка

1.Урман зонасының кошлары

2.Урман зонасының хайваннары

3.Урман зонасында яшәүче хайваннарга (эрбет чыпчыгы, очкалак тиен, поши, көрән аю,куян) кыскача характеристика бир.

Тайга - ылыслы урман,урман зонасының күп өлешен алып тора. Тайгада кышын салкын,ә җәен тундрага караганда җылырак. Үсемлекләр биек,кояшка бик таләпчән түгел,ылыслы агачлар.

1.Нарат - ылыслары озын. Күркәсе түгәрәгрәк формада. Нарат урманнары якты һәм коры.

2.Чыршы - ылыслары кыска,тупас. Күркәсе озынча формада.Чыршы урманында караңгы һәм юеш.

3.Кедр нараты - кедр дип атыйлар,ылыслары бәйләм булып тора,орлыклары-кедр чикләвеге.

4.Карагай - энәләрен коючы бердәнбер ылыслы агач.

5.Ак чыршы - ылыслары яссы,күркәләре өскә карап тора.Күркәләре коелмый.

Тайгадан көньякка таба катнаш урманнар очрый. Монда күпьеллык туң юк. Кыш шактый җылы. Шуңа урманда якты ылыслы һәм яфраклы агачлар,куаклар бергә үсә. Яфраклы агачларының яфраклары кышка коела.

Каенны ак кәүсәсе буенча танырга була,орлык ярдәмендә үрчи.

Усакның яфраклары түгәрәгрәк,кәүсәсе яшкелт,яфраклары җил искән саен калтырыйлар,яз көне озын алкаларын күрергә мөмкин.

Зирек кәүсәсе кара яисә соры төстә. Зирек ботакларында кечкенә күркәләр бар. Яфрагы түгәрәгрәк формада.

Көньяккарак таба тагы да җылы,шуңа күрә монда киң яфраклы агачлар үсә:мәсәлән имән,юкә,карама. Аларның яфраклары эре,шулай ук кышка коела.

Имән зур агач,җимешләре имән чикләвеге.

Юкәнең яфраклары йөрәк формасында яз көне чәчәк ата. Җимешләре-берничә бергә берләшкән караңгы төстәге чикләвекләр.

Өрәңгенең яфраклары зур киселгән,җимешләре-крылатки.

Урман зонасының хайваннары күптөрле:кошлар,җәнлекләр,бөҗәкләр. Урманнарда кедр чыпчыгы,борындык,очкалак тиен,кош,поши,аю,селәүсен,куян,суер,кыр тычканын һәм башка бик күп төрле хайваннар очратырга мөмкин. Алар тайгада да,катнаш урманда да яшиләр.Кайберсе кышка йокыга тала,кайберсе кыка запас әзерлиләр.

Эрбет чыпчыгы – тайганың иң кызыклы кошларның берсе. Ул кышка эрбет чикләвегеннән запас әзерли.

Очкалак тиен – гади тиеннән кечерәк. Ул 40-50 метрга кадәр оча да ала. Алгы һәм арткы тәпиләре арасында тире ярылары бар.

Поши – урман баһадире. Кышка алар көтү булып оеша. Төп дошманы – бүреләр. Агачның яшь ботаклары,куакларның яфраклары белән тукланалар.

Көрән аю – бик хәрәкәтчән хайван. Ул тиз йөгерә дә,сикерә дә,агачка да менә ала,йөзә дә белә. Кышын йоклап үткәрә.

Куян кышка төсен алыштыра,ак була,бары тик колак очлары гына кара килеш кала. Аның арт аяклары ал аякларыннан кыскарак.


  • ТАТАРСТАНДА БЕР ГЕНӘ ДӘУЛӘТ ТЫЮЛЫГЫ – ИДЕЛ-КАМА ТЫЮЛЫГЫ БАР. ИДЕЛ-КАМА ТЫЮЛЫГЫ ТАБИГАТЬ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ АЕРУЧА САКЛАНА ТОРГАН ТЕРРИТОРИЯЛӘРГӘ КЕРӘ. ИДЕЛ-КАМА ТЫЮЛЫГЫ ИКЕ ӨЛЕШТӘН- РАИФА ҺӘМ САРАЛАН ӨЛЕШЛӘРЕННӘН ТОРА.

АЛАРНЫҢ БЕРЕНЧЕСЕ-ЗЕЛЕНОДОЛ РАЙОНЫНДА, Ә ИКЕНЧЕСЕ-САРАЛАН ӨЛЕШЕ-ЛАЕШ РАЙОНЫНДА УРНАШКАН.ГОМУМИ МӘЙДАНЫ 8 МЕҢ ГЕКТАР.РАИФА УРМАНЫ ИДЕЛ ТУГАЙ ӨСТЕ ТЕРРАСАСЫНЫҢ БЕР ӨЛЕШЕН ҺӘМ ИДЕЛГӘ КОЯ ТОРГАН СУМКА ИСЕМЛЕ КЕЧЕ ЕЛГАНЫҢ КИҢӘЕП КИТКӘН ҮЗӘНЕН АЛЫП ТОРА.МӘЙДАНЫ-3,8 МЕҢ ГЕКТАР.

РАИФАНЫҢ ФАУНАСЫ РЕСПУБЛИКА ФАУНАСЫНЫҢ КҮП ТӨРЕН ҮЗ ЭЧЕНӘ АЛА. БИРЕДӘ 55 ТӨР ИМЕЗҮЧЕ, 195 ТӨР КОШ, 6 ТӨР СӨЙРӘЛҮЧЕ ҺӘМ 11 ТӨР ҖИР-СУ ХАЙВАНЫ ЯШИ.

Урман төрле вак имезүчеләргә: сукыр тычканнарга, кыр тычканнарына,төрле тычкансыман кимеручеләргә,һ.б. бай.

РАИФА УРМАНЫНЫҢ ФЛОРАСЫ БИК БАЙ. АНЫҢ СОСТАВЫНА 720 ДӘН АРТЫК ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕК ТӨРЛӘРЕ БАР,ЛИШАЙНИКЛАРНЫҢ, ГӨМБӘЛӘРНЕҢ , СУҮСЕМНӘРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ ГАЯТЬ КҮП.

РАИФА УРМАНЫНДА ЗУР БУЛМАГАН КҮЛЛӘР КҮП.КҮЛЛӘР АРАСЫНДА ҮЗЕНЕҢМАТУР БУЛУЫ БЕЛӘН КАРА БАЛЫК КҮЛЕ(ЛИНЁВО)АЕРЫЛЫП ТОРА.ЛӘКИН РАИФА УРМАНЫНЫҢ ИҢ ЗУР КҮЛЕ-РАИФА КҮЛЕ.АНЫҢ СУ КҮЛӘМЕ БАШКА БАРЛЫК КҮЛЛӘРДӘГЕДӘН КҮБРӘК.

Раифа урманында нарат белән чыршы да үсә һәм нарат-чыршы бергәлеге хасил итә. Мондый наратлыкта чыршы нараттан түбәнрәк булып үсә һәм икенче ярус хасил итә.

Көньяккарак киткән саен ылыслы урманнар катнаш урманнар белән алмашына.Нарат белән чыршыдан тыш, монда юкә,өрәңге һәм имән,шулай ук каен белән усак та үсә.

1) Арктик чүллекләр зонасыннан көньяктарак, төньяк диңгезләрнең ярлары буйлап тундра зонасы сузылган.

2) Кышын тундрада бары тик поляр төн, ә җәен бры тик поляр көн.

3) Арктик чүллекләр зонасындагы кебек, Тундраның җирле халкы юк.

4) Тундраның табигать шартлары кырыс: озын салкын кыш һәм кыска салкын җәй.

5) Тундраның сирәк очрый торган кошлары: кече аккош, кызыл түшле казарка һәм лачын.

6) Тундраның үсемлекләре биек булып, кояшка таба үрмәләп үсә.

7) Тундрада нефть һәм табигый газ чыга

Похожие:

Тема. Россия урманнары iconМеждународный издательский проект
Майков (Россия) Яков Маршак (Россия) Арнольд Минделл (сша) Эми Минделл (сша) Валерий Подорога (Россия) Джон Ровен (Великобритания)...
Тема. Россия урманнары icon«Россия» (Россия 1), рик «Россия 24» (Россия 24)
Наименование избирательного объединения, выдвинувшего зарегистрированный список кандидатов (в порядке соответствующем времени регистрации...
Тема. Россия урманнары iconКонкурс исторических исследовательских работ старшеклассников «Человек в истории. Россия -20 век» «Человек в истории. Россия 20 век» 2009-2010 Тема: История семьи
Задача исследования (гипотеза): Воссоздать историю жизни и смерти своего родственника, погибшего в чеченской войне
Тема. Россия урманнары iconГ. Тукай сораулар ярдәмендә тулыландырыла
Г. Тукай Кырлай авылы, аның калын урманнары, Былтыр дигән егет һәм Шүрәле турында язган. (Укытучы сөйләгән вакытта компьютердан авыл...
Тема. Россия урманнары iconМеждународная конференция
Псахье (Россия), Christian Perut (Франция), Keiichi Hori (Япония), Людмила Огородова (Россия), Guy Jacob (Франция), Bernie Kosowski...
Тема. Россия урманнары iconТема 11. Россия во второй четверти Х1Х в. Раздел А
Какое учреждение играло ведущую роль в системе государствен­ного управления при Николае I?
Тема. Россия урманнары iconГосударственные уроки и спасительные заветы Александра Невского
Тема сегодняшняя как никогда важна. Россия после выборов выбирает путь дальнейшего государственного движения
Тема. Россия урманнары icon10 сентября 2009 г. 27 апреля 2010 г. Конференция «Запад»
Конференция «Запад». Дивизион Боброва: «Динамо» (Респ. Беларусь, Минск); «Динамо» (Россия, Москва); «Динамо» (Латвия, Рига); ска...
Тема. Россия урманнары iconУрока, дата Главная тема Важнейшие подтемы Понятия, компетенции Виды
Эвристическая беседа с помощью видеоматериалов и запись в тетрадь хронологии 20 века ( Мир-Россия-Эстония)
Тема. Россия урманнары iconОтчет о работе фракции «единая россия»
Депутатская фракция «Единая Россия» Законодательного Собрания Кировской области является постоянным депутатским объединением, образованным...
Разместите кнопку на своём сайте:
kk.convdocs.org



База данных защищена авторским правом ©kk.convdocs.org 2012-2017
обратиться к администрации
kk.convdocs.org
Главная страница