Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар




Скачать 50.82 Kb.
НазваниеИсәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар
Дата конвертации12.12.2012
Размер50.82 Kb.
ТипДокументы
Алып баручы: Исәнмесез.саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар

.балалар ! без бүген бирегә язны—нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә

җыелдык.Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын,биюләрен уеннарын

күрерсез,үзегез дә дәртләнеп биерсез.Бәйрәм тамашасына рәхим

итегез!
Акрын гына язгы музыка уйнала

Нәүрүз....Бу исем безгә ят та,таныш та.Нәүрүз—борынгы әби-бабайларыбыз үткәргән

язны каршылау бәйрәме ул.”Нәүрүз” сүзе фарсы—таҗик телендә “Яңа көн” дигән

мәгънәне аңлата.Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр.Һәр кйннең үз гадәте,үз

тәртибе,язылмаган кануннары булган; 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр,каргыш теләмәгәннәр туган-тумачага,күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар,ата-баба каберенә барганнар,сугышлар тукталып торган.Хөрмәтле әти-әниләр,балалар(укучылар) кунаклар! Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел---Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз.Саулык-сәламәтлек,бәхет,уңышлар телибез.Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын,Язгы Яңа ел котлы булсын ! Нәүрүз мөбарәкбат.

Алып баручы: Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Бу көнне малайлар вә кызлар,һәр өйгә кереп,хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр,аларны бәйрәм белән котлаганнар.Чү,әнә үзләре дә киләләр бугай!

(матур киенеп балалар керә )

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме,җир яме!

“Нәүрүз “ бәйрәме
җыр “Яз килә”

1 бала: Уйнат,уйнат гармуныңны

Авазлары чыңласын

Эх шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз.

2 бала : Кыш китте,яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде----

Бергә Нәүрүз мөбарәк булсын !
3 бала : Нәүрүз хакы биш алтын,

Бирсәң ярар ике алтын,

Карама ялтын-йолтын,-

Бергә Нәүрүз мөбарәк булсын!
4 бала Нәүрүз әйттек без сезгә,

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә.

Бергә: Нәүрүз мөбарәк булсын.

Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын

Яз саен кабатланып торсын!

Хәер дога кылабыз,

Аш сый көтеп торабыз

Бергә: Нәүрүз мөбарәк булсын.

5 бала: Әйдә,әйдә катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең яшьләр дисеннәр

Эх,шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз

Татар халык биюе “Гөлбакча”



Алып баручы: Нәүрүз—Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата

------Ә Нәүрүз бәйрәме ул, нинди бәйрәм?

-------Яңа ел бәйрәме

------Яз бәйрәме

-------Кышны озату,язны каршылау бәйрәме!

Җыр “Язгы моң” башкара Хайруллина Р



Алып баручы : Балалар,карагыз әле,Кара каргалар килгән,алар яз килсен хәбәр итүчеләр.
(Каргалар тавышы яңгырый)
Кара карга: Исәнмесез балалар!

Алып баручы: Кая таба очасың ?

Кара карга: Ачылды ак калын юрган.

Исә язгы җилләр дә,

Без кайтабыз сагындырган

Туган ,үскән җилләрдә

Көннәрне юлда үткәреп.

Куанышып сезгә очтык

Канатларга күтәреп

Сезгә яз алып кайттык.

Бала: Көннәр аяз,күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама,көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә!

Әйтегезче кайсы вакыт

Язгыдай ямьлерәк ?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк!
Җыр “Яз килә”
Нәүрүзбикә: Әллә балалар,сез минем турында җырлыйсызмы ?

Алып баручы: Әйе ,Нәүрүзбикә,хуш килдең, рәхим ит.

Нәүрүзбикә: Исәнмесез дусларым,мине шулай сагынып көтүегез мин бик шатмын.

Алып баручы:Кайларда булдың Нәүрүз!Кайларда йөрдең Нәүрүз!

Нәүрүзбикә: Килдем сезгә ялан кырлар узып,

Күкләрегез гел якты булсын.

Туфрагыгыз уңыш барсен күпләп,

Юлдашыгыз моңлы җыр булсын.

Алып баручы: Рәхмәт,Нәүрүзбикә,якты,изге ниятләрең өчен.Ә хәзер әйдәгез уен уйнап

Алабыз.

Уен “ Чокыр туп”


Балалар бер рәткә чиләкләр тотып торалар,оялар сыман.Бер бала билгеле бер ераклыктан туп җибәрә.Кем тупны тота шул җиңүче.
Нәүрүзбикә: Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә,

Ачу китсен йөзегездән-

Шулай икән киләм сезгә!

Бурычлыны кичерегез

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл сузыгыз!

Алып баручы: Котлап сәлам бирдегез

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Моңаеп утырмагыз

Биегез дә җырлагыз

Нәүрүз мөбарәкбад !

1 бала:----Татарлар яшәгән авылларда,елга инешләрдә боз кузгалган көн үзенә күрә бер

бәйрәмгә әверелгән.

2 бала:----Авыл кешеләре боз киткәнне яки ташуны карарга барган

3 бала:----Ә кичләрен яшьләр зур боз өсләрендә учаклар яндырганнар

4 бала:----Шул рәвешчә алар суык кышны озатканнар,елга буйларында гармун тавыш-

лары ишетелә башлаган,яшьләр уеннары ешаеп киткән,ә бозлар,бозчыклар

табигатъ белән бер елга саубуллашканнар.
Дуслык” түгәрәге кызлары башкаруында бию “Азия”
Алып баручы: Уйныйк әле,уйныйк әле.

Барыбыз бергә чакта,

“Күкәй эзләү” уенын

Күрсәтик сезнең алда

Уен


Күкәй залның төрле урынына куела,ләкин алдан эзлисе кешенең күзе бәйләнә.
Нәүрүзбикә : Ошадымы сезгә язгы уеннар ? Әле минем сезгә табышмакларым да бар:

---Аяксыз кулсыз дөп-дөп кое казый (тамчы)

---Сорыйлар,көтәләр,килсә бар да качалар (яңгыр)

---Утта янмый,суда батмый (боз)

---Лампа түгел,яктырта.мич түгел җылыта (кояш)

Җыр “Яз җыры “башкара Гайнетдинов И



Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай:Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Алып баручы:Кыш бабай,юкка ачуланасың.синең көннәрең үтеп бара бит инде.Билә-

мәләреңне Язга,Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте.Кара әле тәрә-

зәгә,шаулап --гөрләп яз килә !

Кыш бабай: Туктагыз әле,туктагыз,үзе белән сөйләшим

(Нәүрүзбикәгә таба китә)

көч сынашмыйча,тартынмыйча сиңа урынымны бирмим.

Нәүрүзбикә: Мин риза,Кыш бабай .

Кыш бабай : Менә беренче шартым: Менә кашык,менә күкәй,

Тот кулыңа чибәркәй,

Син дә йөгер,мин дә калмам

Кем узар бу ярышта?

(узышалар)

Кыш бабай: Әйдә, хәзер биюдә ярышабыз.

(Бииләр,Кыш бабай егыла )

Кыш бабай: Уф арыдым, сусадым,

Харап булдым,җиңелдем,

Эредем бит,эредем.

(егыла,кесәсендәге шешәсеннән су ага башлый)

Алып баручы:Балалар,әйдәгез тизрәк ярдәм итик.Кыш бабайны торгызыйк,монда

эреп бетә бит ул.

Кыш бабай:Эредем бит,эредем,

Яз алдында хур булдым

(Кыш бабай чыгып китә)

Алып баручы: Ә сез арыдыгызмы балалар?

Балалар: Без арымадык,бию көен уйнагыз.

Бию “Ковбой”



Алып баручы:Ә хәзер бию көенә кушылып малайлар кашыкта уйнап күрсәтерләр.

Нәүрүзбикә: Кашыклар әзер ,ә ботка пеште микән?

Алып баручы:Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны кулга тотынышып

Бәйрәм итик көн буе.

Бәйрәмебез тәмам.Саубулыгыз!
Бәйрәм тәмам.

Похожие:

Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconАлып баручы: Исәнмесез, дип башлыйм эле, Туган телем татар теле
Исенмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Татар халкының бөек шагыйре әдәбиятебезнең йөзек кашы Габдулла Тукайга банышланган...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconУңыш бәйрәме “Кеше хезмәт белән данлы” Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д. Х. Гайнутдинова
Сөмбелә Исәнмесез, минем дусларым! Исәнмесез кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр,яшелчәләр...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconЗвучит музыка Ведущий1: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар! Ведущий
Ведущий: 125 лет со дня рождения английской писательницы Агаты Кристи и 130 лет со дня рождения английской детской писательницы Элинор...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconАлыпбаручы: Исәнмесез! Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар hәм балалар!
Бүген бездә зур бәйрәм – зирәкләр hәм тапкырлар бәйгесе. Буген безнең ясле-бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләрен зирәклектә...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconГ. Т. Кусепова Қызылорда облысы Шиелі ауданы №45 «Ақ Орда» мектеп-гимназиясы Тақырыбы
Мақсаты: ата-аналар мен балаларды сайысқа қатыстыра отырып баланың ата-ана өміріндегі маңызын, ата-аналардың балаларға деген тәлім-тәрбиесін...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconМаңғыстау Облысының Әкімдігі Маңғыстау Облысының Білім басқармасы
Маңғыстау облысының білім басқармасы Маңғыстау облыстық ата-аналар кеңесінің 2009 жылдың 8 айында атқарылған жұмыстары мен Республикалық...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар icon-
А. Б. Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар: олылар- кечеләр һәм барча килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм Сараш балалар бакчасы “Кояшкай”...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconСценарий праздника "День пожилого человека"
Хэерле кон кадерле дуслар, кунаклар!Илебез буенча октябрь ае башында олкэннэр коне уздырыла. Торле жирлэрдэ олкэннэрне котлаулар,булэклэулэр,...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconМорское путешествие к школьным островам
Вед. 2: Кадерле әти- әниләр,балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм көнебез...
Исәнмесез саумысыз,һәрбарчагыз. Хөрмәтле ата-аналар,кадерле кунаклар iconӨз балаларының тәрбиесі үшін ата-аналар жауапкершілігінің нормалары жөніндегі
Баланы тәрбиелейтін ата-ана немесе басқа адам өз мүмкіндіктерінің және баланы дамытуға қажетті өмір жағдайларының қаржылық мүмкіндіктерінің...
Разместите кнопку на своём сайте:
kk.convdocs.org



База данных защищена авторским правом ©kk.convdocs.org 2012-2017
обратиться к администрации
kk.convdocs.org
Главная страница